Лениногорскида Халыклар дуслыгы йортында милли һәм миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” узды.
«Түгәрәк өстәл» эшендә Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Лениногорск буенча бүлеге вәкиле Алмаз Зямилов, шәһәр һәм районның иҗтимагый советы рәисе Евгений Благодаров, районда һәм шәһәрдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Яркаев, «ЦИР ЖКХ и С” АҖ директоры Фәрит Фәрхетдинов, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе вәкилләре милли диаспоралар катнашты.
Чара башында Халыклар Дуслыгы йорты директоры Наилә Чубатова катнашучыларны 25 февральдә Казанда узган Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы утырышы карары белән таныштырды.
"Түгәрәк өстәл» барышында миграция вәзгыяте, мигрантларны теркәү һәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук 23 март көнне Лениногорскида узачак Нәүрүз бәйрәме турында да грант ярдәме күрсәтү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр каралды.