Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

2019 елның 15 марты, җомга

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чәчүгә әзерләнә. Запас частьләр сатып алынды, трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты бара.

Күптән түгел республика авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да тикшерү килде. Авыл хуҗалыгы идарәсендә комиссия оешып, бергәләп хуҗалыкларга чыктылар.

Аграр предприятиеләрдә механизаторларга тиешле бурычлар куелды, проблемаларны бетерү юллары каралды. Техосмотр үткәрү вакытлары билгеләнде, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча инспекторы Илнур Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International