2019 елга эшләмәүче пенсионерлар өчен иминиятләштерү пенсиясе турында мәгълүмат

2018 елның 14 декабре, җомга

Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның пенсиясе артачак. 1 гыйнвардан уртача иминият пенсиясе 1000 сум тәшкил итәчәк.

Пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә, РФ хөкүмәтендә 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең күләмен 1000 сумга арттыру карары кабул ителде. Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Иминият пенсиясен якындагы алты елга 1,0705 процентка арттыру гарантияләнә.

Эшләүче пенсионерларның индексациясе 1 августтан, ә социаль пенсия алучы пенсионерларның 1 апрельдән узачак.

Пенсия арту күләме төрлесендә төрлечә булачак. Әгәр пенсионер 2018 елда 15 мең сум күләмендә пенсия алган, аның индексация суммасы якынча 1 мең сум булачак. Әгәр гражданин 10 мең сум алган икән, аңа өстәмә түләү 700 сумнар булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International