12 декабрь көнне Лениногорск эчке эшләр бүлеге мәйданчыгында ачык гарнизон строй смотры һәм полицияләрнең җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт разводы узды.
Разводта район Башкарма комитеты җитәкчесес Наил Залаков, Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Ибраһимов, ДНД вәкилләре катнашты.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы рөстәм Ибраһимов әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре белән шәхси сак предприятиеләре, халык дружиналары, “Форпост” яшьләр хәрәкәте арасында үзара хезмәттәшлек бара.
Көн саен полиция белән бергә җәмәгать тәртибен саклау дежурлыгына ирекле халык дружинасы вәкилләре дә чыга. Алар бергәләп, тынычлыкны, иминлекне саклыйлар.
Ул көнне халык дружиналарына яңа членнар кабул иттеләр һәм таныклыклар тапшырдылар. Наил Залаков сигез кешегә тапшырды.
Шулай ук халык дружинасы отряды җитәкчелегенә һәм дружина әгъзасына башкарма комитетның мактау грамоталары тапшырылды.
Икенче бер төркем дружиначыларга эчке эшләр бүлегеннән рәхмәт белдерелде.
Татарстан Эчке эшләр бүлеге министрлыгы приказы белән хезмәт вазифаларын гадел рәвештә башкарган өчен, профессионализм өчен полициянең өлкән лейтенанты Валеров Анатолий Аркадьевич Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хокук саклау хезмәткәрләренең бер төркеменә махсус исемнәр дә бирелде.
Тантанадан соң оператив хәл турында әйтелде, профилактик операцияләр турында әйтелде, Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы каршында урамнарда хокук бозуларны ачыклау, булдырмау, хезмәткәрләрнең һөнәри-этик нормаларын саклау бурычлары куелды.
Гарнизон разводы вакытында хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтенә, экипировкасына һәм формасына игътибар бирелде.