Ватан геройлары көне безнең илдә 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое Самат Садриевнең улы - Салих Саматович белән очрашу узды.
Музейга 5нче мәктәпнең 3"М", 3"А" класслары килгән иде. Музей хезмәткәрләре Геройның биографиясе турында, аңа кайчан Герой исеме бирелү турында сөйләде.
Соңыннан укучылар үзләре кызыксындырган сорауларны Салих Садриевка да бирделәр.