Бүген дүшәмбе көнне мэриядә гомумшәһәр планеркасында шәһәр һәм районның актуаль сораулары каралды. Анда предприятие-оешма, ремпублика министрлыкларының территориаль бүлекчәләре, хезмәт күрсәтү җитәкчеләре катнашты.
Район башылыгы Рәгать Хөсәенов “”эшлекле дүшәмбе”не Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Лениногорск бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдән башлады. Хәзер яңа җитәкче – Зямилов Алмаз Фәнисович.
Узган атнада район территориясендәге оператив хәл белән таныштырдылар. Яңа атнага планнары белән уртаклаштылар.
Совет аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узуы турында хәбәр итте, ул 12 декабрьдә булачак.
Рәгать Хөсәенов шәһәрдәге һәр микрорайон территориясен бәйрәмгә бизәү мәсьәләсен хәл итәргә, янгын куркынычсызлыгы турында онытмаска кушты. Россия Конституциясе көнен, шәһәр һәм район Советлары сессиясен үткәрүне билгеләде.