Лениногорскида Ватан геройлары көненә багышланган хәрби-патриотик региональ конкурс узды

2018 елның 8 декабре, шимбә

Шәһәр Мәдәният сараенда Ватан геройлары көненә багышланган хәрби-патриотик җырлар региональ конкурсы узды. Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков конкурста катнашучыларны һәм кунакларны тәбрикләде. “Без Геройларны һәрвакыт истә тотабыз, хәрби-патриотик җырлар – безнең рухи байлык, алар һәрвакыт актуаль”, дип билгеләп үтте Сергей Тимаков.

Әлеге конкурс Татарстанның көньяк-көнчыгышында беренче тапкыр уза, анда Лениногорск, Әлмәт, бөгелмә, Азнакайдан катнаштылар.

Конкурсның оештыручысы –  “Беркут” хәрби-патриотик клубы, ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов  ярдәмендә оештырылган.

Фестиваль берничә төркем арасында  узды. Конкурс ахырында җиңүчеләрне котладылар.

«Соло» номинациясендә : 1 урын – Савельева Ксения (Лениногорск), Климачев Никита (Әлмәт); 2 урын – Кожеватова Арина (Азнакай), Сурачев Павел (Әлмәт); 3 урын – Ганиева Ангелина (Азнакай), Куликов Данил (Әлмәт).

«Ансамбль»номинациясендә:  1 урын  – ЮнАрмия, 2 урын – «Беркут».

«Укучылар» номинациясендә: 1 урын – Галимов Ильдар (ЛНТ), 2 место – Скрипаль Владимир (Лениногорск музыка-рәсем педагогик колледжы), 3 урын– Кутлахмедова Әлфия (Лениногорск музыка-рәсем педагогик колледжы), Шайдуллина Альмира (Балалар музыка мәктәбе).

Алар грамота, кубок, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International