Казанда 1-2 декабрь көннәрендә балалар, яшүсмерләр һәм зурраклар өчен "Вытворяй" бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.
Фестиваль башкаланың "Юность" Мәдәният сараенда үтте.
Лениногорскидан "Талант" вокал студиясеннән ике кыз катнашты. Алар Камилла Фәттахова белән Раяна Мортазина. Кызлар "Эстрада вокалы. Беренче адымнар:4-6 яшь" номинациясендә лауреат булды. Камилла ике номинациядә 1 дәрәҗә лауреат, Раяна 3 дәрәҗә лауреат булды.
Кызларның җитәкчеләре Рәмзия Галимова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Безнең катнашучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез киләчәктә дә.