Татарстанның халык яши торган 450 пунктлар чиге реестрга кертелгән

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2017 ел ахырында Татарстанның 386 пунктының чикләре турында мәгълүматлар кадастрда бар иде. Декабрь башына аларның саны 450гә җитте һәм республикада халык яши торган пунктлар санының гомуми саныннан 14 процент тәшкил итә.

ЕГРНга чикләрне кертеп бетерү эше 2020 елның ахырында төгәлләнергә тиеш. Территориаль зоналарны ЕГРНга кертү өчен сораулар туганда Татарстан Кадастрлар палатасына мөрәҗәгать итәргә була.

Хәзерге вакытта күпчелек чик билгеле, күчемсез милек реестрына Зәйдә 93 процент, Бөгелмәдә 80 процент, Лаешта 56 процент, Алабугада 54 процент кертелгән.

ЕГРНга кертелгән халык яши торган пунктлар чикләре барысы да ачык рәвештә кадастр картасында күренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International