Лениногорскида "Дари добро" оешмасында инвалидлар көне үтте

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, "Логос" психологик үзәге "Дари добро" оешмасына барды.

Инвалид балалар белән психологлар тренинг үткәрде. Балалар бу уеннан шат калды, психологлар сувенирлар да бүләк итте.

Алар шулай ук әлеге балаларның әти-әниләре белән дә сөйләште, киңәшләр бирде. Мондый чаралар уңай эмоцияләр генә бирә.

Көндез үзәкнең волонтерлары һәм белгечләре шәһәр урамнарында буклетлар таратты, инвалидларга мәрхәмәтле булырга икәнен белгерттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International