Лениногорск районында янгын

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

ГЛОНАСС+112 үзәгенә Иске Куак авылында йорт януы турында хәбәр килә.

Бу хәл 6 декабрь көнне була. Янгын булган урынга Иске Куак янгын сүндерү бүлекчәсе килә. Аларны йорт хуҗасы каршы ала. Аның әйтүенчә, өйдә беркем дә юк. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ике бүлмә һәм чорма яна торган булган. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә. Янгын 32 квадрат метр мәйданга зыян сала. Йорт хуҗасы ут ялкынын үзе сүндерергә теләгән вакытта, тәненең төрле җирләрендә 1-2 дәрәҗә термик пешүләр ала. Аны хастаханәгә китерәләр. Янгын чыгу сәбәбе тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International