4 декабрь көнне шәһәр Мәгариф йортында ваклап сатудагы эшмәкәрләр өчен бушлай семинар узды. Ул алкоголь продукциясен маркалау исәбе буенча үтте.
Семинарны "Татспиртпром" җәмгыяте метрологы Константин Ефимов үткәрде. "Белый Кремль" сыра кайнату заводыннан килгән супервайзер Альфред Кавеев заводтагы акцияләр һәм ташламалар турында сөйләде.
Шулай ук семинарда "Святая чаша" эчә торган суны да презентацияләделәр.