Лениногорскида яңа елга әзерлек турында сөйләштеләр

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәр мэриясендә Яңа елга әзерлек буенча район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә предприятие-оешма вәкилләре, Башкарма комитетлар, шәһәр һәм район Советлары,  шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Яңа елны матур итеп һәм куркынычсызлык таләпләрен дә искә алып әзерләнергә кирәклеген искәртте район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Киңәшмәдә үзәк чыршыны бизәү, планлаштырылган мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары, административ биналарның фасадын бизәү, пиротехник эшләнмәләр сату турында да сөйләштеләр.

Рәгать Хөсәенов барлык хезмәт вәкилләренә, оешма-учреждениеләргә Яңа елга әзерләнүдә  актив кушылырга әйтте. Шул ук вакытта куркынычсызлык таләпләрен дә онытмаска кирәк.

Елга бер килә торган бәйрәм – Яңа елны матур итеп каршы алыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International