9 декабрь көнне БМО инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Коррупция, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, сатып алырга, бозырга дигәнне аңлата. 2008 елның 25 декабрендә 273нче Федераль Закон кабул ителгән. Анда коррупциягә аңлатма бирелә.
Коррупция өчен иң кырыс җәза да бар, ул 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү, шул ук вакытта ришвәтнең суммасыннан 70 тапкыр артык булган күләмдә штраф салу каралган. Муниципаль хезмәткәрләргә бәясе 3 мең сумнан артык булган бүләк алырга ярамый.
2018 ел дәвамында Лениногорск хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендә 7 җинаять ачыкланган. Җиде җинаять эше буенча суд тарафыннан хөкем карары чыгарылган, коррупция юнәлешендәге җинаятьләр буенча китерелгән зыян 2 миллион сумнан артык, ул район казанасына түләттерелгән.