29 ноябрьдә Әлмәттә "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе булып узды.
“Рухият” яңарыш фонды быел әдәбият сөючеләргә 7 китап бүләк итте. Шуларның өчесе -Лениногорскидан.
Якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның “Аклыкка сыену”, Зилә Мөдәррисованың “Тамгалы кеше” һәм гомерен журналистикага багышлаган Николай Садовинның “Блокнот журналиста” китаплары.
Тәкъдим итү кичәсе гаҗәеп матур, эчтәлекле узды. Һәр китап турында залда утыручы тамашачыларга кызыклы һәм үзенчәлекле итеп ирештерүне Әлмәтнең драмтеатры артистлары һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарды.