ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы быел башкарылган эш турында хисап тотты. Анда Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зайдуллина доклад белән чыгыш ясады.
“Бүгенге көндә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә сыйфатлы итеп башкару беренче чиратта тора. Документларны тизрәк рәсмиләштергән саен, икътисад та тизрәк үсеш кичерә. Хәзер без электрон рәвештә теркәү эшләре башкарабыз”, ди ул.
Ада Зайдуллина электрон рәвештә документларны рәсмиләштерүнең өстенлекле яклары турында сөйләде.