Шәхси лицевой исәп-хисабыгызны тикшерегез

2018 елның 30 ноябре, җомга

Гражданин пенсиягә чыкканда, аның лицевой счетында эшләгән елларының кайбер чорлары турында мәгълүмат булмый.
Үзеңнең шәхси лицевой счетына җитешмәгән имәгълүматны тутыру өчен Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетка керергә кирәк, ди пенсия фонды хезмәткәрләре. Шәхси лицевой счеттагы мәгълүматлар эш бирүченең Пенсия фондына биргән мәгълүматларыннан формалашкан.
Әгәр сез нинди дә булса мәгълүмат кертелмәгән дип уйласагыз, яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эшләгән вакытны раслаучы документларда номеры, исем-фамилиясе, туган елы, эшләү урыны күрсәтелгән булу кирәк.
Эшләү яки башка эшчәнлек  вакыты иминиятләштерелгән зат сыйфатында теркәлгәннән соң гына  страховка взнослары түләнгән очракта гына страховой стажга  керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International