Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ада Зайдуллина skype аша видеокабул итү уздырды.
Татарстан Росреестры искәртә, идарә җитәкчелегенә турыдан-туры сорау булганда, эш урыныннан китмичә генә сорау бирү мөмкинлеге бар. Әлеге ысул белән авылда яшәүчеләр, физик мөмкинлеге чикле булганнар да файдалана.
Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчелегенә кабул итүгә язылыр өчен электрон адреска заявка җибәрергә кирәк: skype@rosreestr.org.
Сөйләшкәндә Skype кирәгәчәк. Бу куелган булса, программаны җибәрер өчен “Контакты” бүлегеннән “Новые контакты” язарга. Аннан «rosreestr.tatarstan» кнопкасына басарга. Видео шалтырату өчен веб-камера белән микрофон да кирәгәчәк.
Алдан җибәрелгән заявкада фамилия, исем язарга, логин Skype, телефон номеры, электрон адрес.