2019 елда фестиваль кысаларында «Я люблю тебя, жизнь!» читтән торып җырлы-шигъриятле конкурс узачак.
2018 елның сентябрендә фестивальгә СССР халык артисты Иосиф Кобзон исеме бирелде. Ул берничә ел конкурсның жюри рәисе булып торды. Фестивальдә сольный концертлар белән дә чыгыш ясады.
Читтән торып уздырыла торган конкурсның максаты – үсеп килүче буында үз Ватанына карата патриотлык хисләре тәрбияләү, яңа талантларны ачыклау.
Конкурста җыр авторлары һәм композиторлары, шагыйрьләр, иҗат коллективлары катнаша ала. Ул өч төрле номинациядә уза.
Тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтыннан карарга була.
Заявкалар 2019 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.