2018 елның 20 – 23нче ноябрендә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " IV илкүләм чемпионаты узды.
Чемпионатта Россия Федерациясенең 83 субъектыннан 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге 1200 кеше 73 компетенция буенча (56 төп, 16 презентация) ярышларда катнашты. Ярышлар өч категория буенча үткәрелде: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр.
Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында III урынны алды һәм шәхси зачетта 19 медальгә ия булды. Татарстан командасы составында Лениногорск политехник колледжы студенты Милүшә Бадыйкова да бар иде. Ул «Экономика и бухгалтерский учет» номинациясендә катнашты. Аңарчы да ул әлеге компетенция буенча региональ этапта җиңүче булган иде.
Чемпионатка Миләүшә үз укытучысы Ләйсән Гараева белән барды. Миләүшә колледжда икенче курста укый. Чемпионатта катнашуына шат.”Үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә, сайлаган һөнәрең үзеңә туры киләме икәнен дә белә аласың”, ди.