Лениногорск Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны укыта

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны һөнәри укытуга һәм өстәмә һөнәри белем алырга чакыра. 
Эшсез гражданнарны укытуга түбәндәге белгечлекләр буенча төркемнәр оештырыла: 
“С” категорияле машина йөртүчеләр (“В” категориясеннән дә яңадан әзерләү мөмкинлеге бар). Уку вакыты – 2,5 ай
Стропальщик – уку вакыты – 1 ай (9-11 сыйныфлар базасында һөнәри әзерләү), шулай ук 3нче разрядтан 6 разрядка үсү мөмкинлеге бар.
Электр җиһазларын ремонтлау буенча электромонтер. Уку вакыты – 1 ай (3нче разрядтан 4нчегә күтәрелү мөмкинлеге алып була).
Укытулар бушлай, стипендия түләнә.
Тулырак мәгълүмат өчен адрес: Лениногорск, Гагарин урамы, 51нче йорт, 8нче кабинет. Телефон:  (885595) 5-59-07

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International