Лениногорскидагы территориаль җәмәгатьчелек үзәкләрендә әниләргә карата бәйрәм чаралары узды. Атна дәвамында бәйрәмнәр барды.
4, 13 нче ТОСларда әниләр төрле конкурсларда катнашты. 8,9нчы ТОСларда өйдә әзерләнгән ризыкларның дегустациясе булды. Әниләр үз рецептлары белән бүлештеләр. 6нчы ТОС микрорайонында яшәүче әниләр бәйрәмне балалар китапханәсендә уздырды. 7,11нче ТОС әниләре өчен “Логос” үзәге тренинглар үткәрде.
5нче,12нче ТОС хезмәткәрләре әниләрне өйләренә барып котлады. 1нче ТОС шәәһәрнең ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә концерт программасы үткәрде.
ТОСлардагы күпбалалы әниләр – барлыгы 300 кеше бүләкләр алды.