Лениногорскида «Әни исеме хөрмәтләнсен” бәйрәме узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне 4нче ТОС Әниләр көненә багышланган кичә уздырды. Әниләрне бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 4нче ТОС рәисе Ирек Хәнипов котлады.
Гөлфирә Рафикова дүрт бала әнисе Светлана Тупицинага Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәйрәм өстәле янында әниләр шәһәр үзешчәннәре белән җергә җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Аларның уртак сөйләшер сүзләре дә бар иде: алар һәрберсе бала тәрбияле, һәркайсы әни бит.
Соңыннан алар бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт әйтте, үзләре эшли торган һәр предприятие мондый бәйрәм оештырмый, шунлыктан аларның күңелләре булды.
4нче ТОС территориясендә яшәүче күпбалалы әниләрне ТОС рәисе урынбасары Мария Ермолаева тәбрикләде, баш предприятие “Лениногорскнефть” идарәсеннән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International