Лениногорскида грек-рим көрәше буенча турнир узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Лениногорскида Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә  грек-рим көрәше буенча XXXVI  ачык турнир узды. Ул “Юность” спорткомплексында үтте. Ярышларда 276 спортчы катнашты. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург өлкәсе шәһәрләреннән килделәр.
Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Үз үлчәү категорияләрендә: Маилян Артур, Илюхин Егор, Чатуров Сергей, Таратынов Степан җиңүче булды. Икенче урында: Звонарев Артем, Киямов Ильсур, Давыдов Антон. Өченче урынны Хаков Александр, Давлетшин Артем, Антошкин Евгений, Черевов Роберт, Низамов Айдар, Моисеев Руслан, Гарипов Александр, Мингазов Альберт алды.
Махсус призларга Бердников Кирилл һәм  Чатуров Сергей лаек булды.
Җиңүчеләр кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International