Зәйнетдиновлар Рубин туйларын билгеләп үтте

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

24 ноябрь көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә Энзир һәм Фәйрүзә Зәйнетдиновлар Рубин туйларын тантаналы рәвештә үткәрде.

Бүлек белгечләре юбилярларны  бәйрәмнәре  белән тәбрикләп, ЗАГС бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.
Шулай ук Энзир абый белән Фәйрүзә апа Почет кенәгәсенә  истәлеккә үзләренең имзаларын калдырды. Бу көн рубин җемелдәгәнне хәтерләтә, нәкъ менә шулай сезнең бер-берегезгә тугры булган карашларыгыз да балкып торсын, хисләрегез янып һәрвакыт гаиләгезне җылытып торсын.  Үрнәк гаилә булып калыгыз. Исәнлек-саулык, иминлек һәм җан тынычлыгы сезгә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International