Лениногорскида тиз шахмат буенча турнир узды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә шәһәрнең 2нче спорт мәктәбендә В. Николаев истәлегенә тиз шахмат буенча IX турнир узды. Ярышларда 69 уенчы Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Кукмара, Октябрьск, Самара һәм Лениногорскидан катнаштылар.

Ир-атлар арасында абсолют зачетта Шуваткин Владимир беренче урынны алды. Икенчедә - Осленников Дмитрий, өченчедә - Гайнутдинов Альберт.

Хатын-кызлар арасында беренче урында Ольга Ковалёва, икенчедә Дарья Фролова, өченчедә - Ольга Турдиева.

Призер-ветераннар: Юрий Тарасов, Инфат Хайруллин, Тимербай Камильянов.

Яшүсмерләр арасында иң яхшылары:  Матвей Николаев, Тимур Закиев, Кирилл Ковалёв. Кызлар арасында: Ксения Николаева, Аделя Салахова, Надежда Иполитова.

Малайлар арасында призерлар: Ильнур Идрисов,Артур Шабутдинов, Карим Нафиков; кызлар арасында: Елизавета Мальцева, Маргарита Соловьёва, Варвара Фролова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International