Баулы шәһәрендә 25 ноябрьдә Киокусинкай буенча ачык конкурс узды. Анда Казан, Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Кукмара, Әлмәт, Ижевск, Благовещенскидан спортчылар килде.
Ярышлар күтәренке рухта узды. Лениногорскиның "FIGHT CLUB KATANA” командасы ярышта катнашып, җиңүләр яулады. Беренче урынны Шуков Егор һәм Долголаптева Ника алды, икенчедә Вечкитов Ярослав, өченче урында Гиматдинов Рафаэл белән Сафин Даниляулады.
Көрәшчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез.