Балалар кайда һәм ничек ял итә, кем белән уйный – әти-әни моны игътибарыннан читкә җибәрергә тиеш түгел. Әти-әнинең бурычы – баланы шәхси куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Бала үзенең исемен, фамилиясен, адресын һәм 01, 112 номерларын белеп, кирәк булганда ярдәмгә чакыра белергә тиеш.
Шырпының уенчык булмавын да аңлатыгыз. Хөрмәтле, әти-әниләр, сез түбәндәгеләрне төгәл үтәргә тиеш.
• кечкенә балаларны ялгыз калдырмагыз;
• аларга ут белән уйнауның куркыныч булуы аңлатыгыз;
• көнкүреш һәм газ приборлары белән сак эш итәргә икәнлеген белеп торсыннар.