Гамәлдәге закон буенча ике субъектка персонифицирован исәп каралган: Федераль закон буенча иминиятләштерүче (страхователь) һәм вазифадагы кеше (директор, шәхси предприниматель).
Иминиятләштерүче тарафыннан мәгълүматлар бирелмәсә, 500 сум штраф һәр иминиятләштерелгән кеше өчен.
Электрон документлар формасында мәгълүматларны тапшыру төгәл булмаса, 1 мең сум күләмендә штраф.
Пенсия фонды идарәсе тарафыннан хаталар табылган очракта, уведомление җибәрелә. Иминиятләштерүче әлеге уведомлениене алгач, биш көн эчендә төзәтүләр кертергә тиеш.
Вазифадагы кешеләргә карата да вакытныда мәгълүмат бирмәгән өчен 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф каралган (искәрмә ст. 2.4, 15.33.2 КоАП РФ).
Белешмә өчен! Эштән азат ителгән хезмәткәр суд карары буенча эш урынында яңадан торгызыла. Әлеге очракта иминиятләштерүче хезмәткәрнең эштән азат ителгән вакытыннан алып, суд карары чыгарылган период өчен хисап тотса, мәгълүмат бирү вакытын бозмый.