Әлеге акция хатын-кызларны һәм балаларны җәберләү проблемаларына халыкның игътибарын юнәлдерү максатыннан узды.
Әлеге акция беренче тапкыр Канадада 1991 елда узган. Ул вакытта 100 мең ир-ат үзләренә ак тасма бәйләгән.
Балалар Думасы активистлары ак тасмалар таратты. Әлеге лента – балаларга һәм хатын-кызларга карата беркайчан да җәбер-золым күрсәтмәскә дигәнне аңлата. Шәһәр урамнарыннан үтеп баручылар акциядә катнашты, бергәләп фотога төштеләр.