Лениногорскида юл һәләкате корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үтте

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Лениногорскиның үзәк мәйданында “Без сезне хәтерлибез” дигән акция үтте.  Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, башкарма комитет эшләре идарәчесе Марат Якупов, ЮХИДИ, ДОСААФ вәкилләре, янгын сүндерүчеләр, уку йорты студентлары, халык катнашты.

11нче янгын сүндерү часте юл һәлакәте булган очракта коткаручыларның нәрсәләр эшләвен күрсәттеләр. ДОСААФ вәкилләре үтеп баручыларга “Тизлек үтерә” дигән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International