Бездән – Зилә Мөдәррисова, Ләйсән Рахманова һәм Фәнис Нәбиуллин катнашты, аларның балалары 11нче гимназиядә белем ала.
Әлеге конференция республикада беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Мәгариф" ассоциациясе ярдәмендә оештырылды. Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы ясады: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һәм башкалар. Теләгән кеше белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә каралган иде.