Казанда өлкәннәр арасында узган йөзү буенча финал ярышларында Лениногорскидан Ольга Пархоменко һәм Илгиз Шәмсуллин катнашты.
Барлыгы 41 муниципаль районнан 150 кеше йөзү буенча осталыкта ярышты анда. Ярыш нәтиҗәләре буенча Ольга Пархоменко икенче урын алды, катнаш эстафетада безнекеләр – өченче урында. Котлыйбыз!