Шәһәрдәшебез Мишкина Анна Александровнага «Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Медальне аңа Халыклар бердәмлеге көнендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Мәдәният идарәсе, Мәдәният сарае һәм коллектив аны лаеклы бүләге белән котлый. Ул үзе тыйнак кына итеп, әлеге бүләкнең мордва халкына, аның мәдәниятенә бирелде, ди.