Мэриянең актлар залында район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте. Анда 2019 елда районның социаль-икътисадый үсешенә фараз һәм 2019 елга һәм 2020-2021 елгы план чорына бюджет проекты каралды. Бюджет проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
Сессиядә башка сораулар да каралды, аларның һәрберсе буенча карарлар кабул ителде.