Лениногорск авылларына йөрүче автобуслар маршрутының расписаниесе үзгәрә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Күптән түгел, төгәлрәге 1 октябрьдән  халык соравы, үтенече буенча яңа автобус маршрутлары йөри башлады. “Лениногорск – Яңа Чыршылы – Зәй-Каратай”, “Лениногорск – Ивановка – Аккүл”, “Лениногорск – Мөэмин-Каратай” маршрутларына 15 ноябрьдән үзгәрешләр керә.

“Лениногорск – Яңа Чыршылы – Зәй-Каратай” маршруты көн саен 5.30, 12.30, 17.30 сәгатьтә автовокзалдан китә. Авыллардан кире шәһәргә таба 6.25, 13.25, 18.25 сәгатьтә китә. Билет бәясе – 50 сум.

“Лениногорск – Ивановка – Аккүл” маршруты понедельник, вторник, среда, четверг, пятница 5:55,14:30 сәгатьтә кузгала. Кире шәһәргә 6:45,15:10 сәгатьләрдә китә. Билет бәясе – 45 сум.

“Лениногорск – Мөэмин-Каратай”га автобус понедельник, среда, суббота 5.30, 14.00 сәгатьләрдә китә, кире шәһәргә 6.55, 15.30 сәгатьләрдә кузгала. Пятница көнне бер генә рейс була:  14.00 сәгатьтә автовокзалдан китә, кире 15.30 сәгатьтә кузгала. Билет бәясе – 87 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 6-15-61 (автовокзал, диспетчер)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International