Шәхси йортларда яшәүче кайберләрәүләр өйләрен мич ярдәмендә җылыта. Озак итеп ягу һәм артык кыздыру янгын чыгуга китерергә мөмкин, дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Галилеев.
Исегездә тотыгыз: салкыннарда мичне ике-өч тапкыр, арада дүрт сәгатьтән ким булмаган ара калдырып ягарга кирәк. Йокларга ятарга өч сәгать кала мич ягу туктатылырга тиеш.
Артык нык кыздыру аркасында кирпеч ваклана башлый, начаррак җылыта, куркынычсызлык таләпләренә дә җавап бирми. Ул шулай ук түбә арасындагы араның җимерелүенә китерә. Янгынның шул урында килеп чыгуы шәхси секторда чыккан янгыннарның иң киң таралган төре. Мондый янгыннны өйдән күреп булмый, еш кына өй түбәсендә ут шәүләсен күршеләр хәбәр итәләр.
Янгын күзәтчелеге бүлегемичне якканда кулланылырга тиешле иң гади кагыйдәләр турында искәртә:
-Янып торучы мич һәм каминны караучысыз калдырмагыз, аларны кече ккче яшьтәге балаларга тапшырмагыз; -Тиз янып китүчән материалларны мич янына куймагыз.
-Кабызып җибәрү өчен бензин, керосин ише ягулыктан файдалану тыела.
-Мичкә сыймаучы утыннан файдаланмагыз.
Шулай ук мич якканда ишеген ачыпе кую, анда кием киптерү ярамый.