Казанда «Халыклар дуслыгы-безнең байлыгыбыз» форумы узачак

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

«Халыклар дуслыгы» милләтара яшьләр форумы 1 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итә. Форум 15-18 октябрьдә Казанда узачак.Чараны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештыра.
Форум түбәндәге мәйданчыкларны үз эченә ала:Милләтара сорауларның Интернетта чагылышы — контентны тудыру һәм алга җибәрү буенча мастер-класслар, кыска видеотасмалар төшерү буенча өйрәнүләр;
Милли колорит белән социаль проектлаштыру;
МУВИ милләтара социаль театрының уку мәйданчыгы.
Форумда катнашу өчен гаризаны 1 ноябрьгә кадәр АИС Росмолодежь (ais.fadm.gov.ru) аша бирергә була. Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар башкарган биремнәр буенча сайланып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International