Пенсия фонды мәгълүматы

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Әгәр эшләүче пенсионер быелның ахырына кадәр эштән китмәсә,  индексацияләрсез калачак икән, дигән сүзләр йөри. Бу дөресме? 
Әлеге сорауга пенсия фонды идарәсе Лениногорск бүлегенең пенсия билгеләү бүлеге начальнигы  Гөлназ Сираева җавап бирә. 
-Әгәр пенсионер, мәсәлән, 2019 елның гыйнварында эштән китте, ди, аның пенсиясе февральдән индексацияләнә. Әгәр эштән февральдә туктаса, индексация мартта башкарыла, башка айларда да шул тәртиптә булачак. Бер кагыйдә үзгәрешсез кала: эшләүче пенсионер үзенең хезмәт эшчәнлеген туктату белән, пенсия фонды аңа эшләү дәверендә тукталып торган барлык индексацияләрне исәпкә алып, исәп-хисап ясый. Аны ул эштән киткәннән соң тулы өч ай эчендә ала, эштән киткән айдан соңгы айда индексация суммасы өстәлә.
Эштән киткәннән соң пенсиясе индексацияләнгәч, пенсионер кабат эшкә урнашса,  ул ел буена арттырылган пенсия алачак. 
Пенсия артачакмы?
Пенсия яшен арттырдылар бит инде. Аның нәтиҗәсендә хәзер пенсиядә булучыларның пенсияләре артамы?
- Пенсия яшенең артуы эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләмен индексация ярдәмендә күтәрергә ярдәм итәчәк. 2019 елда эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсиясе 7,05 процентка индексацияләнәчәк, бу 2018 елның ахырына фаразланган инфляция күләменнән ике тапкырдан артыгракка югарырак. Эшләүче пенсионерларның пенсия түләүләренә булган хокуклары саклана, алар эштән туктаганнан соң, индексация ясалачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International