Иртәгә, 11 октябрьдә, төньяк-көнбатыштан 15 — 17 м/c тизлектә көчле җил булачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә иң түбән температура + 5 — +7 градус, көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәрелә.