Туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды. “Йөз еллыклар аша караш” дип атала ул, өч зур тарихи вакыйгага багышланган.
Быел 29 октябрьдә заманында барлык яшьләрне берләштергән, аларны зур эшләргә өндәгән комсомол оешмасының 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Хәзерге яшьләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары барысы да комсомол булган кешеләр, ул – аларның яшьлеге, истәлеге.
Туган якны өйрәнү музеенда оештырылган күргәзмә нәкъ шул чорларга алып кайта. Төрле документлар, фотолар, альбомнар, төрле еллардагы комсомол билетлары урын алган анда. Менә бер фотода комсомолга кабул итү күренеше. Комсомолга керү кеше тормышында җитди вакыйга: моның өчен әзерләнергә, комиссия каршында сорауларга җавап бирергә кирәк булган.
-Гражданнар сугышы елларында батырларча көрәшкән комсомолларга Совет власте тарафыннан “Красное знамя” ордены кертелә. Беренче булып, ул безнең район территориясендә ак гвардиячеләр белән көрәштә һәлак булган комиссар Александр Кондратьевка бирелә, - дип сөйләде музей хезмәткәре Фәхимә Минәҗева.