Лениногорскида шәхси йорт янган

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

6 октябрьдә иртәнге 9 лар тирәсендә Лениногорскиның Мурзин урамында янгын чыга.

Янгын сүндерүчеләр килеп янгынны сүндергәннән соң, өйнең җимерелгән урынында 88 хатын-кызның гәүдәсен табып алалар.  Кызганыч, пенсионерны коткара алмыйлар.

Әлеге йортта яшәүче 56 яшьлек ирнең янгында куллары пешкән, аны үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Беренче мәгълүматлар буенча, янгын дөрес урнаштырылмаган электр җиһазларыннан килеп чыккан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International