Лениногорскилылар “Урман утырту көне” акциясенә кушылды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Ул көнне шәһәр урамнарында 90 төп чыршы утыртылды. Алты предприятиедән бер төркем кеше катнашты анда, гаиләләре белән чыгучылар бар иде анда.

Ил күләмендә узучы “Урман утырту көне”нә шулай үз өлешләрен кертте алар. Түбән сулыктагы пляж буйлап агачлар яз көне утыртылган булган инде. Ул көнне бу эш дәвам ителде, нефть техникумының икенче курс студентлары эшләде анда. “Чокырны ярты метрга ярты метр итеп казыгыз, тирәнлеге дә шул чама булырга тиеш, туфрак белән күмгәч бераз таптарга кирәк”, -дип өйрәтеп тордылар. Егетләр 20 төп чыршыны бик тиз утыртып бетерде.

- Чыршы үсентеләре шәһәр паркларына утырту өчен бик кулай, алар артык биек булып үсми, ел әйләнәсе яшел булып утыралар, аларның ботаклары көчле җилләрдә сынучан түгел, - дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ринат Ялаков. – Бүген өч җиргә – Түбән сулык тирәсенә, Мурзин урамына һәм Добролюбов урамындагы Халыклар дуслыгы паркына чыршылар утырттык. “ТНГ –групп”, “Витязь”, Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе, ДОСААФ предприятиесе вәкилләре, нефть техникумы студентлары, “Яшь гвардия” катнашты, аларга рәхмәтемне белдерәм, - диде ул.

Катнашучылар бик шат иде ул көнне, агач утыртуда тагын катнашырга теләүләрен белдерделәр.

-Без  агач утырту көнендә ел саен катнашабыз, балаларыбыз да шуны күреп үсә, тиздән алар үзләре дә утырта алачак, - дип куана

Чыршыны утыртканнан соң, су сибү оештырылган иде, аны махсус машиналар белән алып килделәр. Гадәттә, яңа утыртылган агачларның 80  проценты тирәсе үсеп китә икән. Ул көнне үткән елны утыртып, үсеп китә алмаган чыршылар да алыштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International