5-7 октябрьдә Казанда нәфис гимнастика буенча "Вдохновение" ачык турниры үтте. Анда безнең 1нче спорт мәктәбе спортчылары катнашты. 2012-2013 елгы иң яшь гимнастлар арасында безнең команда беренче урын алды (тренер - Сучкова О.А. ). Шәхси программада яшьтәшләре арасында Трофимова Ульяна икенче урынга лаек булды, спорт мастеры программасы буенчаИксанова Маргарита беренче урын алды (тренер - Гамза А.В., Прокопьева Л.Н.). Котлыйбыз!