Зеленая Роща мәктәбе базасында район мәктәпләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 4 мәктәп командасы катнашты, алты уен булды. Тимәш мәктәбе беренче урынга чыкты, икенчедә – Шөгер мәктәбе, өченче урында – Иске Куак мәктәбе, Зеленая Роща мәктәбе – дүртенче урында.