Кирлегәч халкы элек-электән белемгә хирыс булган. Аерым йортларда дин сабагы укытканнар. “Минем әни култык астына чыра кыстырып, пүлән күтәреп абыстайга укырга барганы турында сөйли иде”, -ди Мөгаллимә апа Димиева. Совет мәктәбе барлыкка килгәннән соң, 25 ел әлеге мәктәп директоры булып эшләгән Сәгыйть Димиевнең хатыны ул.
-Менә күз алдына китерегез: мәктәп биш бинада урнашкан иде. Зур исемнәргә лаек булган кешеләр шул биналарда укып, зур юлларга чыгып киткәннәр, зур кеше булганнар,- ди.
Ул көнне авыл мәдәният йортында узган чарага төрле җирдә яшәүче авылдашлар, мәктәптә эшләп киткән, анда белем алган, кыскасы, Кирлегәч белем бирү йорты белән бәйләнеше булган һәркем чакырылган иде. Аларны ничек табып, ничек чакырып бетергәннәрдер.
Кирлегәчлеләрне, әйдәгез, дип җилкендереп йөрүче хөрмәтле авылдашлары бар шул. Бу юлы да Нәҗип Галимов, Әгъләм Бәдретдинов, Ринат Ибраһимов, Наил Сәхапов, Илгизәр Мөлеков инициаторлар булды, диделәр. Аларны хуплап, авыл җирлеге, мәктәп коллективы кушылган: бик күп исемнәр хәтердән уздырылган, тарихи фактлар торгызылган.
-Бүген сәхнәдән чыгыш ясаган укучыларның күзләрендә чаткы, йөзләрендә елмаю күреп куандым, - ди Нәҗип абый. Юбилейга бүләк итеп ул картина алып кайткан, тик гади генә түгел, анда авылның Янчек чишмәсе сурәтләнгән. Әлеге урынның авыл халкы өчен бик кадерле булуы аңлашылып торды.
Кирлегәч мәктәбен тәмамлаган йөздән артык кеше үзләре дә укытучы һөнәрен сайлаган, бик күп яшь укытучыларга юл күрсәткән ул. Менә Сәгыйть Димиев директорлык иткән вакытта эшләгән укытучылар сәхнәгә чакырылды.
-1980 елда мәктәпкә без - биш яп-яшь укытучы килдек. Мәктәп кырыендагы тулай торакка урнаштырдылар. Туган авылым Керкәле белән Кирлегәч арасы шактый ерак, бу авыл халкы мине үз кызы кебек кабул итте, укытучы һөнәренә мәхәббәт уятуда барыгызның да өлеше зур,- ди Суфия Нәдершина.
Кызларның икесе авылда кияүгә чыгып кала, ә өчесе укытучылык эшен башка мәктәпләрдә дәвам итә. Шагыйрь Таһир Шәмсуаровка да әлеге мәктәптә синнән яхшы укытучы чыгачак, дип бәя бирәләр, шуннан соң 42 ел балалар укыта.