Лениногорск мөхтәсибәте өлкәннәр көне уздырды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

1 нче октябрь көнне барлык дөнья Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Әлбәттә, ислам дине олы яшькә җиткәннәрне махсус көнне генә түгел, бәлки һәр көнне һәрдаим хөрмәтләп торырга өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең, аңа сәлам булсын, хәдисендә китерелә: “ Безнең рәтләрдә булмас шул кеше, кем өлкәннәрне хөрмәт итми вә сабыйларга йомшаклык күрсәтми”.  Әмма, махсус көнне өлкәннәрне аеруча зурлау нур өстенә нур бирә.

Әлеге изгелекне күз алдында тотып, 30 нчы сентябрь көнне Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан “Ихлас” мәчетендә зур тантаналы вакыйга оештырылды. Әлеге бәйрәмдә шәһәребездән генә түгел, хәттә районыбыздан да аксакаллар вә абыстайлар катнашты.  Иң беренче чиратта районыбызның имамнары утырышы узды. Аксакаллар үзләренең яңалыклары белән бүлеште. Мәчетләр хуҗалыгында килеп чыккан кыенлыкларның чишү юлларын эзләделәр. Гөшер җыю хакында кайгырттылар. Хөрмәтле кунагыбыз, ТР Көньяк-көнчыгыш казые –Марат хәзрәт Марданшин имамнарга озак көтелеп алган шаһәдәтнамәләр тапшырды.

Шулай ук, авылларда дин таратучы апаларыбызның да җыелышы узып үтте. Яңа уку елына алар рухи яктан бик нык әзер икәнлекләрен белгерттеләр. Планнар кордылар. Шуннан соң һәм шәһәр, һәм район өлкәннәре бергәләшеп бәйрәм табынындагы сый-хөрмәтләрне авыз иттеләр.

Өйлә намазы укылгач тагын бер тантаналы шатлыклы чара – яңа уку елын ачып җибәрү кичәсе үткәрелде. 200 ләп килгән халыкка мәчет имамнары гыйлемнең кыйммәтен тасвирлый торган нәсихәтләр әйттеләр. Мәчет каршында үткәреләчәк кичке дәресләрнең тәртибе белән танышу булды. Шуннан соң, татар теле өчен җан атып торучы милләттәшләребез “Ихлас” мәчетендә уздырылачак ана телен өйрәнү дәресләрен башлап җибәрделәр. Искәрмә өчен: әлеге дәресләр “Ихлас” мәчетендә һәр шимбә сәгать 12.00 үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International