Татарстанның ветеринария белгечләренә автомобиль ачкычлары тапшырылды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Казынның Игенчеләр сарае каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.

Алексей Песошин Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе1993 елда оешканын искәртте. "Соңгы 25 елда ветеринария берләшмәсе һәм аның кул астындагы учреждениеләр актив үсеш алды. Соңгы елларда Татарстан Президенты ярдәме белән учреждениеләрнең матди-техник базасы күпкә яхшырды. Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2013 елдан башлап район-шәһәр ветеринария берләшмәләре биналарын төзекләндерүгә 30 ар млн сум акча бүлеп бирелә. 2017 елда 26 бина төзекләндерелде. Быел да шулкадәр корылмага ремонт ясалачак. 2019 елга 33 ветеринария учреждениесен төзекләндерү ниятләнә", - дип билгеләп узды Премьер-министр.

Чыгышыннан соң, ул 101 "Лада Ларгус" машинасы ачкычын тапшырды. "Бу автомобильләр оператив рәвештә ветеринария ярдәме күрсәтергә, эпизоотик һәм профилактик эш, малларда йогышлы авыруларны кисәтү буенча эш үткәрергә булышыр дип өметләнәм", - дип Алексей Песошин эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International