Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыруга актив кушылдылар. Аның кысасында 14 сентябрьдә Бердәм мәдәният дәресләре үтте, алар вакытында укучылар мәдәни көндәлекләр алды. Быел «Укучының мәдәни көндәлеген», башлангыч мәктәп укучыларына 3708 балага тапшырдылар.
Барлык китапханәләрдә дә «Музеееландиягә сәяхәт» исеме астында бердәм мәдәният дәресе узды. Һәр китапханә аны мөмкин кадәр кызыклырак итеп үткәрергә тырышты. Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе аны 6 нчы мәктәпнең 1 «Б» сыйныфында үткәрде. Балаларны Укучының мәдәни көндәлеге, КДШ сайты белән таныштырдылар. Нәрсә ул «мәдәният» һәм кем ул «мәдәни кеше» дигән сорауларга җавап бирергә тырыштылар. Аннан соң балалар белем корабында виртуаль сәяхәткә кузгалдылар. Утраудан утрауга күчкәндә балалар туган якны өйрәнү музеенда, Нефть музеенда, балалар китапханәсендә, театрда һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка күп кенә мәдәни учреждениеләрдә булдылар.
Балалар һәм гаилә белән уку үзәгендә, 1 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары чакырылган иде. Беренче эш итеп, балалар өчен китапханә буйлап экскурсия үткәрелде, китапханә фондын күрсәттеләр, анда Рус һәм чит ил язучыларының кызыклы балалар китаплары тупланган. Аннары алар Казан Кремле музее, РТ Милли музее, "Чәк-чәк музее» һәм «Икмәк музее» кебек Татарстан музейларының тарихы белән таныштылар. Слайд-презентация ярдәмендә балалар әлеге музейларның тарихы һәм фондлары турында белделәр, республикабызның мәдәни символлары турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Чара ахырында балаларга Укучының мәдәни көндәлекләре тапшырылды.
Яңа Сережкино авылы китапханәчесе 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән Бердәм мәдәният дәресе үткәрде. Балаларга тантаналы рәвештә Укучыларның мәдәни көндәлеге тапшырылды. Аннан соң балалар авыл мәдәният йорты каршындагы туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Безнең музей авылның үткәне һәм хәзергесе арасындагы элемтә чыганагы, анда мөмкин булганча көнкүреш предметлары, кием-салым һәм башкалар җыелган. Халкыбызның тарихи үткәненә кушылу, балаларда фикерләүне киңәйтә, патриотизм, милли яңарышны ныгыта. Чөнки безнең музей – Татарстан Республикасының зур, тату, күпмилләтле кечкенә бер өлеше. Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 27 китапханәсендә Бердәм мәдәният дәресләрендә 637 укучы катнашты.