1-10 октябрьдә 9.00дән 12.00 сәгатькә кадәр "Исток - Башлангыч" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган “Кайнар линия” үтәчәк.Анда сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм юл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы, культура, спорт, пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә була. “Кайнар линия”не үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Зоя Ивановна Храмова оештыра. “Кайнар линия” телефоны: 5-16-14.